БДИ-2022: Биология һәм физикага әзерләнәбез

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев сүзләренчә, Украинадагы вәзгыятькә бәйле куркынычларга карамастан, Россиядә БДИны гамәлдән чыгару турында сүз юк. "Без субъектлар белән тыгыз эш алып барабыз, кризиска каршы чаралар кулланырга тырышабыз. Әлегә без имтиханны үткәрә алачакбыз дигән ышаныч бар. Нинди генә чикләүләр кертелмәсен, бу безнең өчен җитди киртә булмаячак", - диде Музаев.

Исегезгә төшерәбез, барлык предметлар буенча БДИның имтихан материаллары урта гомуми белем бирү ФДОСы нигезендә яңартылды. Хәзер төп ният предмет буенча белемнәрне тикшерү түгел, ә мәктәп укучыларының бу белемнәрне гамәлдә куллана алулары.

БДИ-2022 демоверсияләре белән ФИПИ сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International