Чит ил вузларыннан Россиягә күчерү турында 150 дән артык сорау алынган

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Чит ил югары уку йортларында укучы һәм үз хокукларын чикләү белән очрашкан Россиянең барлык гражданнары яңадан Ватаннарына кире кайтырга һәм илнең әйдәп баручы университетларында укуларын дәвам итәргә мөмкин.

Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә ведомствога чит ил вузларыннан Россиягә күчерү турындагы сораулар белән 150дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе - Чехия, Германия,Польшадан. Шулай ук Австрия, Нидерланд, Франция, Финляндия, Бөекбритания, АКШ, Канада, Испания, Латвия, Словакия, Канада, Италия илләреннән запрослар бар.

Студентларга ярдәм итү өчен министрлыкта "кайнар линия" оештырылды. Экспертлар документларны ничек тапшырырга, дисциплиналарны яңадан исәпкә алу ничек узачагы турында сөйлиячәкләр. Шулай ук вузларны кызыксындырган "кайнар линия" телефоннары да күрсәтеләчәк. Барлык сораулар буенча консультацияне 8 (495) 547-13-66 (доб. 7224), 8 (495) 547-13-66 (доб. 7225) номерлары буенча алырга була.

Чит ил вузларыннан студентларны күчерү тәртибе белән шулай ук Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International