Татарстан Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына туган телләрне өйрәнүне уку планнарына кертү үтенече белән хат юллады. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.
Һадиуллин аңлатып узганча, Россия мәгариф академиясенең мәгарифне үстерү стратегиясе институты тарафыннан төп белем бирү программаларының үрнәк проектлары эшләнгән. Алар оешма сайтында басылып чыккан, аларны тикшерү оештырылган.
Министр сүзләренә караганда, Татарстан мәктәпләрендә биш телдә (рус, татар, чуаш, удмурт һәм марый) белем һәм тәрбия бирү оештырылган, ә сигез тел өйрәнү предметы булып тора (рус, татар, чуаш, удмурт, марый, мордва, башкорт, иврит). Моннан тыш, якшәмбе мәктәпләренең 100 бүлегендә 25 милләтнең теле һәм мәдәнияте өйрәнелә.