Татарстанда ел саен меңгә якын тугызынчы сыйныф укучылары туган тел буенча имтихан сайлый

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Татарстанда ел саен тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы меңгә якын укучы туган тел буенча имтихан сайлый. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.

«Тугызынчы сыйныфтан соң ел саен имтихан тапшыру өчен туган телне меңгә якын укучы сайлый. Узган ел андыйлар – 789, өченче ел-1600 булган иде. Без уртача күрсәткечне алабыз. Ә 11 сыйныфтан соң туган телне сайлаучылар саны бик аз – узган ел нибары ике чыгарылыш сыйныф укучысы гына иде. Бу бердәм дәүләт имтиханының кереш сынау нәтиҗәсе буларак каралмавы белән бәйле», – диде мәгариф һәм фән министры.

Һадиуллин билгеләп үткәнчә, дәүләт йомгаклау аттестациясен узганда укучыларга төп дәүләт имтиханы формасында да, бердәм республика имтиханы (БДИ) формасында да Туган тел һәм әдәбияттан имтихан тапшыру мөмкинлеге бирелә.

Татарстанда туган телле мәктәпләрне тәмамлаучыларга сигез фән – математика, химия, биология, география, физика, тарих, җәмгыять белеме, информатикадан БДИ тапшыру өчен шартлар тудырылган, дип ассызыклады Министр. Әлеге фәннәр буенча контроль-үлчәү материаллары татар теленә тәрҗемә ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International