«Ел тәрбиячесе - 2022» Бөтенроссия һөнәри конкурсының республика этабы башланды.
Конкурсның финалында «Ел тәрбиячесе» номинациясендә конкурсның зона этабы барышында сайлап алынган 20 кеше катнашачак.
Финал өч конкурс сынавын үз эченә ала:
«Мастер-класс»;
«Балалар белән педагогик чара»;
«Түгәрәк өстәл».
Конкурсның өченче этабында җыйган баллар саны буенча түбәндәгеләр билгеләнә:
- конкурста абсолют җиңүче (1 урын);
- «Ел тәрбиячесе» номинациясендә конкурс призерлары (2,3 урын);
- конкурс лауреатлары.