15 март көнне Лениногорск нефть техникумы базасында «Прикладная геология, тау эше, нефть-газ эше һәм геодезия» белгечлеге буенча урта һөнәри белем белгечлекләренең берләштерелгән төркеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының Республика этабы узды.
Олимпиадада 4 һөнәри белем бирү оешмасыннан 24 студент катнашты: Әлмәт политехника техникумы, Лениногорск политехника көллияте, С.И.Кувыкин исемендәге Октябрь нефть көллияте, Лениногорск нефть техникумы.
Эксперт комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча ярышларның җиңүчеләре, призерлары һәм номинантлары билгеләнде:
- нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү белгечлеге буенча:
1 урын - Андрей Ячин (Лениногорск нефть техникумы),
2 урын - Матвей Чалов (С.И. Кувыкин исемендәге Октябрь нефть көллияте), Маргарита Муханова (Лениногорск нефть техникумы),
3 урын - Рәмис Мортазин (Әлмәт политехника техникумы);
- нефть һәм газ скважиналарын бораулау белгечлеге буенча:
1 урын - Реналь Латыйпов (Лениногорск нефть техникумы),
2 урын - Евгений Степанов (Әлмәт политехника техникумы), Рамазан Йосыпов (Лениногорск нефть техникумы),
3 урын - Альмир Гумиров (С.И. Кувыкин исемендәге Октябрь нефть көллияте);
- Газ үткәргечләр һәм газ-нефть саклагычлар төзү һәм эксплуатацияләү белгечлеге буенча:
1 урын - Реналь Талипов (Лениногорск нефть техникумы),
2 урын - Антон Максимов (Лениногорск нефть техникумы),
3 урын - Данил Пискаев (Лениногорск политехника көллияте), Илья Иванов (Лениногорск нефть техникумы).
Калган катнашучылар «Иң яхшы теоретик», «Иң яхшы практик», «Практик бурычларны хәл итүдә югары күрсәткечләр», «Технологик процессны тәэмин итү буенча иң яхшы белгеч» номинацияләрендә билгеләп үтелде.
УГС укучыларының һөнәри осталык буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында җиңүчеләрне, призерларны һәм номинантларны котлыйбыз!