Казанда туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-класслары конкурсы узачак

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

28-29 март көннәрендә Казанның 27 нче гимназия базасында туган тел һәм әдәбият укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия мастер-классы конкурсының йомгаклау этабы узачак.

Конкурс «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Конкурс 2012 елдан бирле дәвам итә.

Конкурсның беренче максаты - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган телләр укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату.

Конкурсның читтән торып узу этабында Татарстан муниципаль районнарыннан 72 педагог һәм Россия Федерациясе субъектларыннан туган (татар) тел һәм әдәбиятыннан 15 укытучы катнашты.

Йомгаклау этабына 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән 17 туган татар теле укытучысы, 9 туган татар теле укытучысы, 9 туган чуваш теле укытучысы, 3 туган мари теле укытучысы, 2 туган тел һәм татар теле укытучысы, 10 туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International