Татарстанда «Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар бөтенроссия конкурсының зона этаплары башлана

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Татарстанда яшь шагыйрьләр һәм язучылар «Илһам» («Вдохновение») бөтенроссия конкурсының зона этаплары старт ала. Конкурс Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ТР Язучылар берлеге белән берлектә уздырыла.

Зона этаплары 17-23 мартта Яр Чаллыда, Чистайда, Казанда, Арчада, Әлмәттә планлаштырылган.

Конкурс «2014 - 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында уздырыла. Конкурс материалларын кабул итү 8 февральгә кадәр дәвам итте.

Конкурска барлыгы 747 эш тәкъдим ителде, шуларның 19 ы - Россия Федерациясенең башка субъектларыннан (Башкортостан Республикасы, Мордовия Республикасы, Пермь крае, Мәскәү өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Марий Эл Республикасы).

Жанрлар буенча:

шигърият - 418 эш;

проза - 193 эш;

драматургия - 26 эш;

журналистика - 110 эш.

Нәтиҗәләр ясау 2022 елның апрель аеның соңгы ункөнлегенә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International