Казанның Социаль туклану департаментында азык-төлек күләме бу уку елы ахырына кадәр мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балаларның туклануы бәяләрен арттырмаска мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итте Казан мэры Илсур Метшин визиты вакытында Департамент директоры Рима Мөхәммәтшина.
Рима Мөхәммәтшина карау вакытында Казан мэрына складларны тулыландырмыйча ай ярымга җитәчәк продуктлар запасын күрсәтте. Ул ассызыклаганча, хәзерге вакытта поставкаларда өзеклекләр юк, ә җыелма запаслар өч тапкырга диярлек арткан.
Гомуми мәйданы 4 мең кв.м булган склад биналары һәм суыткыч җайланмалар системасы 1 мең тонна азык-төлек продуктларын саклауны тәэмин итә. Шуның 180 тоннасы - җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, 290 тоннасы ярмалар, 480 тонна ит, кош ите һәм балык, шулай ук 170 тонна бакалея.