Катнашырга 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге мәктәп укучылары командалары чакырыла. Команда әгъзалары саны 4 тән алып 15 кешегә кадәр була ала.
Конкурс берничә номинацияне үз эченә ала: хайваннар турында кайгыртуга юнәлдерелгән проектлар; өлкән кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән проектлар; балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән проектлар.
Быелгы ике яңа номинация - балигъ булмаган чит ил гражданнарын һәм аларның ата-аналарын (законлы вәкилләрен) яраклаштыруга юнәлдерелгән проектлар һәм гомуми белем бирү оешмаларында иреклелек (волонтёрлык) үсешенең нәтиҗәле системасын булдыруга юнәлдерелгән проектлар.
Конкурста җиңүчеләр үз башлангычларын үстерүгә финанс ярдәме алачак.
Гаризаны 2022 елның 14 мартыннан 10 апреленә кадәр Россия мәктәп укучылары хәрәкәте сайтында бирергә мөмкин.