Менделеевскида 240 укучыга һәм тулай торакка һөнәри көллият төзелеше 2023 елда башланачак. Колледжны КНИТУ-КХТИ филиалы итеп химик-технологик юнәлешне эшләү планлаштырыла. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев хәбәр итте.
«Агымдагы елда һөнәри белем бирү учреждениесе проектлаштырылачак, ә киләсе елда аны төзи башлаячаклар», - диде ул.
Менделеевскида эш визиты белән КНИТУ-КХТИ делегациясе булды. Администрациядә КНИТУ-КХТИ һәм "Аммоний" АҖ вәкилләре белән түгәрәк өстәл узды. Очрашуда 3 нче мәктәп базасында химия юнәлеше лицеен үстерү, һөнәри уку йорты һәм тулай торак төзү планнары турында фикер алыштылар.