2022 елгы Географик диктант өчен иң яхшы сорауларга РГО Халыкара конкурсы старт алды

2022 елның 19 марты, шимбә

Рус географик җәмгыятенең 2022 елгы Географик диктант өчен иң яхшы сорауларга халыкара конкурсы старт алды, дип хәбәр итә РГО матбугат хезмәте.

«Географик диктант өчен үз сорауларыңны яз» халыкара конкурсында һәм «Географик диктант өчен үз сорауларыңны яз» төбәк конкурсларының берсендә теләге булган һәр кеше катнаша ала. 

Сораулар кызыклы, география белән кызыксыну артуга, географик белемнәрне популярлаштыруга ярдәм итәргә тиеш. Алар Россиянең географиясенә һәм гомуми географиягә багышланырга тиеш. Шулай ук сораулар география буенча мәктәп программасын үзләштерү нәтиҗәләре буенча белергә тиешле географик төшенчәләргә, терминнарга, объектларга һәм күренешләргә генә кагылырга тиеш. Әмма шул ук вакытта сораулар артык гади булмаска тиеш. 

Моннан тыш, сораулар авторлары Географик диктант аудиториясенең киң кырлы икәнен исәпкә алырга тиеш. 

Билгеләп үтелгәнчә, бер кеше бер генә сорау җибәрә ала.

Финалистлар исемлеге Рус географик җәмгыяте сайтында 2022 елның 30 июненнән дә соңга калмыйча, җиңүчеләр исемлеге - 2022 елның 31 июленнән дә соңга калмыйча барлыкка киләчәк.

2022 елда РГО «Географик диктант» халыкара агарту акциясе инде сигезенче тапкыр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International