Татарстанга Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан күченеп килергә мәҗбүр булган 50 дән артык бала килде. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина хәбәр итте.
"Алар мөстәкыйль рәвештә гаиләләре, әбиләре, шулай ук өлкән туганнары белән килде, чөнки кайбер балаларның гаиләләре туган илләрендә калды. Бу оештырылмаган төркемнәр, алар безгә февраль ахырыннан килә башладылар. Балалар безнең мәктәпләрдә, көллиятләрдә укый, балалар бакчаларына урнаша", - дип сөйләде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.
Асадуллина ачыклаганча, Донбасстан күчеп килүчеләр хәзерге вакытта Казанда гына түгел, Татарстанның муниципаль районнарында да яшиләр. Алар үз туганнарында, вакытлыча урнаштыру пунктларында яшиләр.
"Без мондый гаиләләр белән бик тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Нинди ярдәм кирәклеген аңлау өчен алар белән психологлар, социаль хезмәткәрләр эшли. Волонтерлар һәрвакыт янәшәдә, бигрәк тә шундый авыр минутта, алар балаларны яхшырак аңлаячак", - дип билгеләде ул.