Казанда педагогик кадрлар кытлыгы проблемасы буенча фикер алыштылар

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

23 мартта педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге базасында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл темасы: «Укытучыларның кытлыгы. Педагогик хезмәткәрләрнең ачыкланган кыенлыкларын бетерү буенча өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының эш системасы».

Түгәрәк өстәл кысаларында педагогларның барлык дәрәҗәдәге тикшеренүләр барышында ачыкланган һөнәри дефицитларын бетерү, шулай ук укытучыларның һөнәри осталыгын «Татарстан Республикасының электрон белем бирү» дәүләт мәгълүмат системасында диагностикалау буенча чаралар үткәрелде.

Очрашу өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International