Лениногорск районында мәктәп спорт клублары арасында Бөтенроссия спорт уеннарының төбәк этабы финалы узды.
Татарстанның 14 муниципаль берәмлегеннән мәктәп укучылары берьюлы берничә спорт төрендә ярыштылар. Бу бадминтон, баскетбол 3х3, җиңел атлетика эстафетасы, йөзү һәм “Стиль ШСК” дип аталган өй эше.
Ярышлар йомгаклары буенча 1 урынны Байлар Сабасы гимназиясенең «Комета» мәктәп спорт клубы алды, 2 урынны - Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Юность» спорт клубы, 3 урынны Яр Чаллы шәһәренең 3 нче мәктәбенең «Олимп» спорт клубы яулады.