Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 20 дәреслек федераль исемлеккә кертелүгә лаеклы табылганын әйтте. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында хәбәр итте.
«Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбиятыннан 89 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән. Моннан тыш, мәктәпләрдә 31 уку әсбапы кулланыла. Туган телләрне укыту методикасын заман таләпләренә туры китерү максатыннан, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге Мәгарифне үстерү институты белән яңа буын дәреслекләр эшләде», — диде министр.
«Төп мәктәпләр өчен басмалар әзерләү төгәлләнә. Татарстанның китап нәшрияты белән берлектә, татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү эше оештырылды. 38 комплект РФ Мәгариф министрлыгына тапшырылды. Авторлык хокуклары буенча норматив билгеләнү булмау сәбәпле, тәрҗемә басмаларын исемлеккә кертү федераль министрлык ягыннан сораулар тудырды», — дип белдерде Илсур Һадиуллин.
Бу уңайдан, мәгариф министрлыгы җитәкчелеге белән очрашулар булган, ТР президенты имзасы белән мөрәҗәгать юлланган, экспертиза оештырылган.
«Дәреслекләр буенча фәнни-методик совет утырышы карары белән әсбаплар өстәмә экспертизага җибәрелде һәм шул ук совет карары белән татар теленнән 12 әсбап, яңа буын дәреслекләр һәм 1-4 сыйныфлар өчен математикадан тәрҗемәи дәреслек федераль исемлеккә кертү өчен лаеклы дип табылды», — дип хәбәр итте мәгариф министры.
«Бу безнең өчен беренче җиңү. Барлыгы 20 дәреслек. Боз кузгалды, кузглган боз кая да булса да килеп бәрелә, я бәреп чыга. Бу мәсьәләдә эшлисе эшләребез, калган китапларны ахырына җиткерәсе бурычлар җитәрлек», — диде. Татарстан китап нәшрияты белән берлектә, 5-9 сыйныфлар өчен төп фәннәр буенча 41 әсбап әзерләнә, бюджет исәбеннән уку ярдәмлекләре сатып алына, диде.