Татарстанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында конкурс сынаулары дәвам итә

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

22 мартта Татарстанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының икенче конкурс көне узды.

Конкурсантлар жюри алдында тарих, җәмгыять белеме, математика, рус теле, физика, химия, биология, физик культура буенча дәресләр тәкъдим иттеләр.

Дәрес 35 минут дәвам итте, һәм алга таба 10 минутка кадәр конкурсантлар жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирделәр.

23 мартта төбәк этабында катнашучылар шул ук гомуми белем бирү учреждениеләре базасында класс сәгатьләрен күрсәтәчәкләр.

Барлык укытучыларга да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International