Татарстанның Югары Ослан районында балаларга туган телдә белем һәм тәрбия бирү оештырылмаган, дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин. Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе утырышында министр республика мәктәпләрендә татар телен укыту ситуациясе белән таныштырды.
Һадиуллин мәгълүматларына караганда, милли мәгарифкә иң күп игътибар Актаныш, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Кайбыч районнарында бирелә. Шул ук вакытта ун районда хәл алай ук уңайлы түгел - Әлмәт, Баулы, Зәй, Менделеевск, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Чистай районнарында эшне көчәйтергә кирәк, дип билгеләп үтте спикер.
«Баланың телне үзләштерәсе килсен өчен, укыту процессы кызыклы һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Коммуникатив технологияләр кулланырга һәм практик юнәлештәге программаларны гамәлгә кертергә кирәк», - дип ассызыклады Илсур Һадиуллин.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы шулай ук хәбәр иткәнчә, республика дәүләт теле һәм татар әдәбияты буларак татар телен укыту программалары федераль реестрга кертелгән.