Драматург, җәмәгать эшлеклесе Т.Миңнуллин мирасын өйрәнү һәм иҗатын популярлаштыру, сәләтле һәм талантлы яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, фәнни һәм иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан 2022 елның 19 мартында Казан шәһәренең Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясе базасында республика фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау этабы булып узды.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 класс укучылары катнашты. Алар «Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән», «Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!..», « Туфан Миңнуллин публицистикасы буенча фәнни-тикшеренү эшләре» кебек секцияләрдә көч сынаштылар.
Конференция кысаларында шулай ук Туфан Миңнуллинның «Тормышым-булмышым» әсәрләренә иллюстрацияләр конкурсы һәм педагогик хезмәткәрләр, » китапханәчеләр өчен «Фатиха» заманча милли проектлар конкурсы үтте.
Йомгаклау этабында катнашкан 110 укучының 9-ы төрле номинацияләрдә җиңүче, 18-е – призер, 27-се лауреат булды. Театр бәйгесенең финалында 6 театр коллективы катнашты, җиңүчеләр – Казан шәһәренең 12 нче гимназиясендә эшләп килүче «Хәят» театр студиясе һәм Әтнә районының Бәрәскә урта мәктәбе укучылары.
Конференция ачылышында катнашучыларны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары М.З.Закирова сәламләде. Жюри составында Казан федераль универститеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты фәнни хезмәткәрләре катнашты.