Яшел Үзән районында август киңәшмәсендә 5 мең кеше булачак

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

2022 елда мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе Зеленодольск районында узачак. Киң күләмле вакыйгада ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы планлаштырыла. Киңәйтелгән киңәшмәдә чараны үткәрүгә әзерлек турында мәгариф идарәсе башлыгы Раиса Афанасьева сөйләде. 

Эш планына июнь һәм августта чаралар кертелгән. Докладчы билгеләп үткәнчә, хәзер җентекле эш планы эшләнә, шул исәптән тематик маршрутлар да, чөнки алар буенча кунаклар хәрәкәт итәчәк. 

Район башлыгы Михаил Афанасьев, хезмәттәшенең чыгышын шәрехләп, билгеләп үткәнчә, 90 нчы ел Яшел Үзән өчен вакыйгаларга бай. 

«Мондый дәрәҗәдәге чара безнең районда беренче мәртәбә узачак. Без бөтен республикадан килгән кунакларны кабул итәргә шат. Коллегалар, киңәшмәгә әзерләнү буенча барлык детальләрне җентекләп эшләргә кирәк», - дигән бурыч куйды Афанасьев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International