Ачык дәрестә узган еллардагы "Зур тәнәфес" конкурсында катнашучылар үз хис-кичерешләре белән уртаклашачак һәм конкурсның иң якты мизгелләрен искә төшерәчәк, ә экспертлар һәм остазлар проект кагыйдәләре һәм мөмкинлекләре турында сөйлиячәкләр. Дәрес вакытында алып баручылар быел билгеләп үтеләчәк Бөтенсоюз пионер оешмасының 100 еллыгы турында да фикер алышачак.
Ачык дәресне София Хоменко 2020 елгы "Зур тәнәфес" бөтенроссия конкурсында җиңгән Егор Баткин белән бергә үткәрәчәк.
Шулай ук Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Ксения Разуваева һәм Росатомның Корпоратив Академиясе генераль директоры Юлия Ужакина эфир кунаклары булачак.
Ачык дәрестә тамашачы онлайн-режимда уен-викторинада катнаша һәм призлар ала алачак.
Эфир гадәттәгечә Россия Мәгариф министрлыгының "ВКонтакте" соцчелтәрендәге рәсми берләшмәсендә барачак.