Мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре быелның языннан көзгә күчерелде. Аларның яңа сроклары да (2022 елның 19 сентябреннән 24 октябрьгә кадәр) расланды.
Яңа расписание быелның 5 сентябренә кадәр формалаштырылачак.
Әгәр элегрәк моның сәбәбен кәгазь кытлыгы белән аңлатсалар, хәзер исә пандемия белән бәйлиләр — РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 2022 елның март–апрель айларында коронавирусның яңа дулкыны башланачагын фаразлый. Пандемия төгәлләнергә ерак әле, дип саный белгечләр.
«Бигрәк тә балалар һәм үсмерләр арасында коронавирус йоктыручыларның артуына юл куймас өчен без әлеге процедураны башка вакытка күчерү турында карарга килдек», — дип белдерделәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә.
Бөтенроссия тикшерү эшләрен башкарган мәктәпләр аны кабат язмаячак. Чаллыда берничә учреждениедәге кайбер сыйныфларда аларны өлешчә үтәп өлгергән. Шуңа күрә нәтиҗәләрне тиешле системага төгәл итеп кертергә туры киләчәк.
Компьютер формасында үткәрү өчен планлаштырылган Бөтенроссия тикшерү эшләре дә (VII сыйныфта — чит телләр, V–VIII сыйныфларда — тарих, биология, география һәм җәмгыять белеме) 2022 елның көзенә күчереләчәк, диелә хәбәрдә.