Халыкара мәгълүмат базаларында индексацияләнә торган мәкаләләр булу күрсәткечләренә мораторий кертелгән

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Россия Хөкүмәте Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән быел Россия галимнәренең халыкара мәгълүмат базаларында һәм чит ил фәнни конференцияләрендә катнашу индексациясен исәпкә алуны туктатып торырга ризалашты. Бу хакта бүген РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков югары уку йортлары ректорлары белән очрашу барышында белдерде.

"Әлеге этапта эшне яңадан уйларга һәм Россия фәнни басмаларының ярдәмен тәэмин итәргә, шулай ук фундаменталь, гамәли һәм социо-гуманитар тикшеренүләр белән шөгыльләнә торган фәнни коллективлар бәяләвендә библиометрик һәм фәнометрик күрсәткечләрнең чагыштырма авырлыгын киметергә кирәк", - дип белдерде министр.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы ачыклаганча, күрсәткечләргә мораторий басманы тыю дигәнне аңлатмый.

"Без Web of Science һәм Scopus басмаларындагы язмалардан баш тартырга чакырмыйбыз. Россия дөнья фәне фронтирында калырга тиеш. Әмма безгә милли мәнфәгатьләребездән чыгып эш итәргә кирәк", - дип өстәде Валерий Фальков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International