Яр Чаллының мәктәп ашханәләрендә туклануны оештыру сыйфатын тикшерәләр. Шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 18-нче номерлы мәктәп ашханәсендә булды һәм аның эшен бәяләде. Бу хакта автошәһәрнең мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хәбәр итә.
Мәктәп ашханәсе бер сменада 200 дән артык баланы кабул итә. Бу көнне менюга балык ашы, икмәк, печенье һәм компот кертелгән иде.
«Без күзәтеп торган төп күрсәткечләрнең берсе - бу ашалмаучанлык индексы. Бу мәктәптә ашалмаучанлык проценты түбән һәм 3% ка якын», - дип билгеләп үтте Рөстәм Хуҗин.
Ашханә хезмәткәрләре көн саен 430 башлангыч сыйныф баласы һәм 400 өлкән сыйныф укучысы өчен азык әзерлиләр.
Ашханә мөдире Евгения Атюнькина сүзләренә караганда, балалар өчен әзерләү — җаваплы бурыч.
«Балалар, әлбәттә, аларны гаиләдә ашаткан ризыкларны ашыйлар. Әйтик, әгәр ата-аналар запеканкалар әзерләми икән, балалар аны ашханәдә ашамый. Котлет яки сосиска белән макароннар-башлангыч һәм өлкән сыйныф укучыларының яраткан ризыгы»,-дип сөйләде мөдир.
Мәктәптә шулай ук ата-аналар тарафыннан туклану контроле дә башкарыла. Ата-аналар аш-суны татып карый алалар, ризыкның сыйфатын, менюның туры килүен һәм ашханәнең санитар торышын тикшерәләр. Эшкә барлык тәкъдимнәр дә кабул ителә.