Татарстанда 120 балалар лагере туристик кешбэк программасында катнаша

2022 елның 25 марты, җомга

Татарстанның 120 дән артык балалар лагеренда быел 1 майдан 1 сентябрьгә кадәр сменага туристик кешбэк программасы буенча бала өчен юллама сатып алырга мөмкин булачак. 

Туристлык кешбэкы программасы быел 30 марттан соң сатып алыначак барлык юлламаларга эшен дәвам итәчәк. Татарстанның барлык лагерьлары да әлеге программада катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, кешбэк программасы буенча балалар лагерена юллама бәясенең 50%ына кадәр кире кайтарырга мөмкин, әмма 20 мең сумнан артык түгел.

Быел Татарстаннан 220 мең бала балалар лагерьларында ял итәчәк дип планлаштырыла. Шул ук вакытта 90 меңгә якын стационар лагерьларда була, аларга туристик кешбэк программасы тарала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International