«Сириус» үзәгенең «Үсемлекләр агробиологиясе һәм генетикасы» сентябрь программасына гаризалар кабул итү башланды. Теркәлү 2022 елның 17 апреленә кадәр уза. Катнашырга 8-10 сыйныф укучыларын чакыралар.
Сайлап алу ике турны үз эченә ала. 4 апрельдән 28 майга кадәр дистанцион укыту-сайлап алу курсы узачак, ул онлайн-тест белән тәмамланачак. Аннары кандидатларга программа җитәкчесе тәкъдим иткән гамәли бурычны үтәргә туры киләчәк. Карарлар 23 июньгә кадәр кабул ителәчәк.
Смена 1-24 сентябрьдә Сочида узачак. Катнашучыларны үсемлекләрнең молекуляр генетикасы һәм селекциясе, транскриптомика, метаболомика, биотехнологияләр (ген инженериясе элементлары белән) һәм экология буенча теоретик дәресләр, практик дәресләр һәм мөстәкыйль тикшеренү эшләре көтә.