22 март көнне Түбән Новгородта 2021/2022 уку елының француз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына йомгак ясалды.
Ябылу тантанасында нәтиҗәләр игълан ителде. 205 катнашучы арасында Россия Федерациясе субъектларыннан, шул исәптән Татарстаннан 99 укучы җиңүче һәм призер булды.
Түбән Кама районының 22 нче гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Вера Шумилова лаеклы чыгыш ясады һәм призлы урынга лаек булды.
Олимпиадада катнашучыларның барысын да лаеклы чыгыш белән котлыйбыз.
Призерларны әзерләгән педагогларга һәм Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Европа телләре һәм мәдәниятләре кафедрасының профессорлар-укытучылар составына зур рәхмәт белдерәбез.