Татарстаннан 13 укучы химия буенча бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призёрлар булдылар

2022 елның 25 марты, җомга

18-24 март көннәрендә Мәскәүдә Россия Халыклар дуслыгы университеты базасында химия фәне буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларыннан 25 укучы катнашты.

Олимпиада җиңүчеләре арасында тугызынчы сыйныф укучысы Александра Ромашова һәм унынчы сыйныф укучысы Никита Перов та бар иде. Икесе дә Казанның Вахитов районындагы 131-нче номерлы лицейда укый.

Олимпиадада Татарстаннан 11 укучы призер булды:

- Тимур Хәйретдинов, Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче лицееның 9 сыйныф укучысы;

- Гадел Нураниев, Казан шәһәре Вахитов районы 131 нче лицейның 9 сыйныф укучысы;

- Владимир Миронов, Казан шәһәре Идел буе районының 19 нчы гимназиясенең 10 сыйныф укучысы;

- Тимур Дериглазов, КФУ IT-лицееның 10 сыйныф укучысы;

- Нгуен Куанг Минх Камил Кыонг, КФУ IT-лицееның 10 сыйныф укучысы;

- Владислав Огай, КФУ IT-лицееның 10 сыйныф укучысы;

- Кәрим Кәримуллин, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының 11 сыйныф укучысы;

- Таисия Лукаш, КФУ IT-лицееның 11 сыйныф укучысы;

- Мансур Хисамиев, Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче лицееның 11 сыйныф укучысы;

- Лия Хәсәншина, КФУ Н. И. Лобачевский исемендәге лицейның 11 сыйныф укучысы;

- Булат Гайнетдинов, КФУ Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның 11 сыйныф укучысы.

Укучыларга киләчәктә дә уңышлар телибез! Шулай тотарга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International