Илсур Һадиуллин бөтенроссия олимпиадаларында катнашучылар белән очрашты

2022 елның 25 марты, җомга

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында катнашучылар белән онлайн-очрашу үткәрде.

Очрашуда мәктәп укучылары һәм аларның остазлары, әдәбият, информатика, география, кытай, итальян һәм испан телләре буенча республиканың Азнакай, Саба, Нурлат, Бөгелмә, Югары Ослан районнарыннан, шулай ук Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан командалар җитәкчеләре катнашты.

Министр үз чыгышында уңышлар теләде һәм команда җитәкчеләренә, остазларга рәхмәт белдерде.

Искәртеп узабыз, 2021/2022 уку елының Бөтенроссия олимпиадалары 18 марттан алып 30 апрельгә кадәр 24 фән буенча уза. Казан үзендә тарих, тормыш иминлеге, сәнгать (ХК), технологияләр буенча катнашучыларны кабул итәчәк.

Катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International