«Ел тәрбиячесе-2022» республика конкурсы җиңүчесе билгеле булды

2022 елның 26 марты, шимбә

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә тантанада «Ел укытучысы-2022» республика һөнәри конкурсының җиңүчесен әйттеләр. 

Җиңүгә Казанның Яңа Савин районы 397 нче балалар бакчасының бала үсеше үзәге логопеды Рената Хәбибуллина лаек булды. Ул Татарстанны Яролавльдә бөтенроссия бәйгесе финалында тәкъдим итәчәк.

Икенче урынга Казанның Идел буе районы 33 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Галина Белова лаек булды.

Өченче урынны Әгерҗе шәһәренең 9 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Шлюгина яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International