«IQ ПФО» студентлары арасында Идел буе федераль округының VII Интеллектуаль олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы.
Округ проекты яшьләрне инновацион һәм интеллектуаль-иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү максатларында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Ике көн дәвамында Идел буеның 14 төбәгеннән килгән студентлар программаның алты юнәлеше буенча иң яхшы интеллектуаллар исеме өчен ярыштылар: «Идарә сугышлары», «Парламент дебатлары», «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «Спорт программалаштыру», «Инженерлык командалары конкурсы» һәм «Робототехника». Шулай ук балалар өчен Саранскның истәлекле урыннары буенча экскурсия оештырылды.
Бүләкләү тантанасында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов һәм «Россия - мөмкинлекләр иле» АНО генераль директоры урынбасары Антон Сериков катнашты.