Бүгенге көннән Казанда 157 мәктәп яны лагере эшли башлады, аларда атна дәвамында 8062 укучы ял итәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.
Укучылар спорт белән шөгыльләнәчәк, мәдәни-массакүләм һәм агарту чараларында катнашачак. Моннан тыш, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә язгы каникуллар вакытында балалар өчен дәресләр оештырыла.
Ата-аналар өчен атналык юллама бәясе бер сменага 196 сумга төшкән.