«Пушкин картасы» проектында 8 меңгә якын Казан укучысы катнаша

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Казанның 8 меңгә якын укучысы «Пушкин картасы»на ия булган. Проект кысаларында шәһәрнең мәдәният учреждениеләрендә 1 мең чара узган, 100 меңнән артык билет сатылган. 

Казанның мәдәният учреждениеләре федераль проектка 2021 елның сентябрендә кушылган. Яңа программа 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге кешеләргә мәдәни чараларга махсус карта ярдәмендә йөрергә мөмкинлек бирә. Аңа акча дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән, ә аларны проектта катнашучы учреждениеләрдә тотарга мөмкин.

Пушкин картасы»на ия булучылар өчен чаралар афишасы буенча «Мәдәният.РФ» порталында һәм махсус булдырылган кушымтада уңайлы навигация бар.

Татарстан башкаласында 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге 90 мең яшь кеше яши. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан - "Пушкин картасын" колачлау буенча лидер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International