Татарстан мәктәпләрендә өстәл уеннары булган почмаклар барлыкка килергә мөмкин

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Шахмат зоналарыннан соң Татарстан мәктәпләрендә өстәл уеннары базасын булдыру инициативасы эшләнә. Бу хакта мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауга багышланган иҗтимагый кабул итүдә ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы, ТР илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итү һәм мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча республика комиссиясе әгъзасы Нияз Гафиятуллин хәбәр итте.

"Кайсыдыр укучыларга шахмат уйнау бик кызык булмаска мөмкин. Монда без өстәл уеннарын искә төшерә алабыз. Алар балаларның үсүендә сизелерлек роль уйнарга мөмкин. Без хәзер шундый өстәл уеннары исемлеген эшләү өстендә эшлибез. Алар рекреация зоналарында, китапханәләрдә урнаша ала. Алар балаларга кызыклы булачак һәм шул ук вакытта аларның тормышын тулыландырачак", - дип белдерде спикер.

Аның сүзләренчә, элек мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналарын булдыру инициативасы гамәлгә ашырылган иде, алар 1 меңнән артык мәктәптә барлыкка килде. Шул ук вакытта өстәл уеннары булдыру зур чыгымнар таләп итмәячәк.

Моннан тыш, Гафиятуллин учреждениеләрдә республиканың матурлыгын чагылдырган фотокүргәзмәләр оештырырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International