Тарих, география, әдәбият һәм башка фәннәр буенча Украина дәреслекләре Россия Мәгариф министрлыгы белгечләре тарафыннан анализланды. Экспертиза нәтиҗәләре буенча дәреслекләрдә тарихи дөреслекне бозу һәм Россиягә нәфрәт уяту мисаллары табылган. Бу хакта Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов "Бердәм Россия" партиясе Үзәк башкарма комитеты штаб-фатирында узган "Нәфрәтне пропагандалау элементы буларак Украина дәреслекләре" матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Ул искә төшергәнчә, 2014 елда Россиягә каршы булган дәреслекләр Кырымда да табылган, аларда тарих бозылып язылган. Дәреслекләрнең эчтәлеге Россиягә каршы характерда дип табыла, нацизм культ буларак үсеш ала.
Сергей Кравцов 2013 елдан 2021 елга кадәр дәреслекләргә анализ ясалуын ассызыклады. 2018 елда Украинада "Яңа Украина мәктәбе" программасы старт алды, аның кысаларында үзгәрешләр дәреслекләр эчтәлегенә кагылды.
"Минем уйлавымча, иң куркынычы - балаларны куллану һәм балада дөнья турында бозык күзаллау формалаштыру", - диде Россиянең мәгариф министры.