Казаннан Александра Печникова әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасында җиңүче булды

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

27 марттан 2 апрельгә кадәр Мәскәү педагогика дәүләт университеты базасында әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Әдәбият буенча олимпиадада Татарстан шәһәрләре гомуми белем бирү учреждениеләренең 11 укучысы катнашты. Олимпиада өч көн дәвам итте.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны түбәндәгеләр алды:

- Мария Кудряшова, Түбән Кама районының 35 нче лицееның 10 нчы сыйныф укучысы;

- Зөлфия Шәфигуллина, Казан шәһәренең Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы;

- Любовь Советова, Казан шәһәренең 33 нче гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы;

- Людмила Хабриева, Казан шәһәренең Инглиз телен тирәнтен өйрәнү буенча 39 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;

- Арина Евдокимова, Нурлат шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;

- Камилә Вәлиева, Саба районының Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

Җиңүче: Александра Печникова, Казан шәһәренең Ж.А.Зайцева исемендәге 122 нче гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы.

Татарстан командасында катнашучыларны һәм аларның остазларын котлыйбыз һәм зур рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International