Казанда ОБЖ буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы башланды

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

4-10 апрель көннәрендә “Байтик” оешмасы базасында 2021/2022 уку елында мәктәп укучыларының тормыш иминлеге нигезләре буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын үткәрү планлаштырыла.

Олимпиадада Россиянең 67 субъектыннан 226 белем бирү оешмасы катнаша.

Тормыш иминлеге нигезләре буенча Олимпиада 2 турда уза.

Теоретик тур 3 сәгать уза, балалар 23 теоретик модуль буенча сорауларга җавап бирәчәк.

Практик тур тактик полосаны узуны үз эченә ала. Катнашучы суда зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү, төеннәр бәйләү, суда зыян күрүчегә ярдәм күрсәтү, автоматны сүтеп җыю, янгын куркынычсызлыгы буенча биремнәр үтәү, туристик полоса узу, азимутны билгеләү, җирлектә ориентир ясау, техноген һәм табигый характердагы ЧСта зыян күрүчегә ярдәм күрсәтү, дошманны корал уты белән юк итү, граната ыргыту, халыкара һәлакәт сигналларын җибәрү кебек биремнәрне үтәргә тиеш була һәм шуларга бәйле модульләр уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International