«Сириус» үзәгенең «Заманча мәктәптә геометрик белем» квалификация күтәрү программасына теркәлү ачылды. Конкурста сайлап алуда катнашуга гаризалар 2022 елның 29 апреленә кадәр кабул ителә.
Сайлап алу программасы кысаларында кандидатларга түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:
педагогларга теркәлү вакытында күрсәтелгән электрон почталарга җибәрелгән конкурс биремен үтәргә;
балаларда һәм яшьләрдә сәләтләрне һәм талантларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү буенча төбәк үзәгенең эксперт советы әгъзасыннан киңәш хаты тапшырырга (мәҗбүри түгел, булган очракта бирелә).
Программа 14-20 июньдә узачак. Уку лекцияләрне, мастер-классларны, семинарларны, практикумнарны, методик түгәрәк өстәлне, дистанцион һәм мөстәкыйль эшне, проектларны яклауны үз эченә ала.