Россия Федерациясе Хөкүмәте 2022 елда чит илләрдә белем алган гражданнар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен узу үзенчәлекләрен раслады.
Россия мәктәпләренә укырга кергән Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килгән укучылар, үз теләкләре белән, бердәм дәүләт имтиханы (11 нче сыйныф) яки төп дәүләт имтиханы (9 нчы сыйныф) формасында да, мәктәптә үткәрелә торган арадаш аттестация формасында да БДИ үтә алалар.
Чит илдә яшәүче һәм Россия мәктәпләрендә дистанцион рәвештә яки гаилә формасында белем алучы балалар, Россиягә имтиханнарга килү мөмкинлеге булмаганда, арадаш аттестация нәтиҗәләре буенча аттестат ала алачак.
Хәзерге вакытта уртак боерык проекты 2022 елның 8 апреленә кадәр җәмәгать фикер алышуы өчен эшләнгән һәм урнаштырылган.