Экология һәм әйләнә-тирә дөнья буенча Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашуга Татарстаннан мәктәп укучылары чакырыла.
5 апрельдән 25 апрельгә кадәр Экология һәм әйләнә-тирә дөнья буенча Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы башлана. Анда 1 - 6 нчы сыйныф укучылары катнаша ала. Чараны оештыручылар "Учи.ру" һәм "Национальные приоритеты" мәгариф онлайн-платформасы.
Олимпиада мәсьәләләре урман янгыннарын профилактикалау һәм кызыл китап хайваннарын саклау темаларына багышланган. Анда катнашучылар стандарт булмаган ситуацияләрдә экологик проблемаларны хәл итәргә тырышачаклар. Мәсәлән, балаларга үз көчләрен шәһәр башлыгы ролендә сынап карарга һәм халыкның проблемаларын хәл итәргә тәкъдим ителәчәк. Бөтенрәсәй “Делай” иҗтимагый оешмасының экология-волонтерлары олимпиадасы чорында экодәресләр үткәрәчәкләр һәм актуаль экология мәсьәләләре турында сөйлиячәкләр.