7 апрельдә «Биология», «Җәмгыять белеме» предметлары буенча БДИның вакытыннан алда этабын үткәрү планлаштырыла.
БДИ имтиханнар үткәрүнең 2 пунктында узачак:
- Яр Чаллы шәһәренең 48 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Казан шәһәренең 8 нче гимназиясе.
17 аудитория эшли. Имтиханнар үткәрү пунктларында 105 педагогик хезмәткәр катнашу планлаштырыла.
Имтиханнар уздыру пунктларында мәгълүмат тапшыру сакланган каналлар аша кулланыла торган технологияләр ярдәмендә башкарылачак:
- экзамен материалларын Интернет челтәре аша тапшыру;
- аудиториядә экзамен материаллары тулы комплектларын бастырып чыгару һәм сканерлау.
Барлыгы 7 апрельгә 168 катнашучы гариза бирде, шуларның 1се - ОВЗ белән.
Шул ук вакытта биологияне 89 катнашучы тапшырырга планлаштыра, ә җәмгыять белемен - 79 катнашучы.