“Байтик” мәгариф-савыктыру комплексында тормыш иминлеге нигезләре буенча XIII Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын ачу тантанасы булды.
Олимпиаданың йомгаклау этабына Россия Федерациясенең 71 төбәгеннән 226 катнашучы килде.
Сәламләү сүзе белән видеомөрәҗәгатьтә Россия мәгариф министры урынбасары Анастасия Зырянова чыгыш ясады.
Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнашучыларны сәламләү өчен Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин килде.
Жюри исеменнән янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча фәнни-тикшеренү институты директоры, техник фәннәр кандидаты Константин Белоусов чыгыш ясады.
Олимпиада ачылганнан соң ярышлар турында инструктаж уздырылды.