9 апрельдә Татарстан халкы унынчы тапкыр Тоталь диктант язачак

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Күркәм традиция буенча 9 апрель көнне 14:00 сәгатьтә, дөньяның 70 иленең 1000 нән артык шәһәрендә, кешеләр кулларына каләм алып, рус теле буенча үз белемнәрен тикшерү мөмкинлеге белән диктант язачак.

Быелгы диктантның авторы Марина Степнова - рус язучысы, шагыйрә, мөхәррир, тәрҗемәче, сценарист. Махсус акция өчен ул тулы бер хикәя язган.

Татарстанда рус теле буенча диктантны республиканың барлык шәһәр һәм районнарында 1000 нән артык мәйданда язарга мөмкин булачак. Үзең өчен уңайлы һәм кызыклы мәйданчыкны totaldict.ru сайтында сайларга мөмкин. Теркәлү акциягә кадәр 10 көн алдан - 30 мартта ачылды. Теркәлү һәр мәйданчыкта катнашучыларның уңайлы урнашуын саклау өчен кирәк.

2022 елда Казанда диктант язу буенча төп мәйданчыклар булып А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, ТР Милли китапханәсе һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр Институты торачак. Төрле мәйданчыкларда диктлаучы буларак танылган актерлар, артистлар, галимнәр, язучылар, эшмәкәрләр, җәмәгать һәм сәяси эшлеклеләр, журналистлар, блогерлар һәм башкалар катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International