Ярышлар Казан, Арча, Түбән Кама, Лениногорск, Чистай, Кукмара, Бөгелмә, Яр Чаллы, Нурлат, Әлмәт, Лаеш, Болгар шәһәрләренең 35 мәйданчыгында узачак. Гадәттәгечә, быел Казан сәүдә-икътисадый техникумы (12 компетенция), Казанның кече бизнес һәм эшкуарлык көллияте (6 компетенция) һәм Чаллы педагогика көллияте (5 компетенция) базасында мәйданчыклар иң массалылары булачак. Чемпионатның эшлекле, профориентация һәм күргәзмә программаларын үткәрү дистанцион форматта каралган.
«Абилимпикс» төбәк чемпионатында катнашуга 87 компетенция буенча ярышларда катнашу өчен инвалидлыгы һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затлар чакырыла: Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык, Повар эше, Плитка белән тышлау, Робототехника, Лаборатор химик анализ, Сити-фермерлык, Ювелир эш һәм башкалар.
Ярыш сезоны финалы, «Абилимпикс» милли чемпионаты, гадәттәгечә, Мәскәүдә узачак.