РДШның төбәк бүлегендә яңадан сайлау үткәрелде

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Региональ совет һәм «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Татарстан төбәк бүлеге рәисе вәкаләтләре туктатылу сәбәпле, яңадан сайланды.

Җыелышның төп мәсьәләсе бүлекчә рәисен сайлау һәм төбәк советы составын яңарту булды. Тавыш бирү юлы белән председатель итеп Динар Сафинны икенче срокка сайлау турында карар кабул ителде. Советка 29 кеше керде.

Очрашу ахырында «Иң яхшы беренчел бүлек» номинациясендә «РДШ иң яхшы командасы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучылары диплом һәм истәлекле бүләкләр ияләре булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International