«Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе 3 сентябрьдә узачак – Александр Хинштейн

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе 3 сентябрьдә узачак, дип хәбәр итә ТАСС «Бердәм Россия» партиясенең координаторы Александр Хинштейнга сылтама белән.

«Бердәм Россия»нең «Җиңү диктанты» халыкара акциясе 3 сентябрьдә узачак», - диде Александр Хинштейн. 

Ул искәртеп үткәнчә, «Җиңү диктанты» чаралары кысаларында «Октябрь аенда укучылар өчен "Икенче бөтендөнья сугышы" һәм ноябрьдә "Z Җиңү" Бөтенроссия форумы интеллектуаль тарихи уен уздыру турында карар кабул ителде», дип өстәде.

2022 елда «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе дүртенче тапкыр узачак. Аны «Бердәм Россия», Россия тарихи җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International