Игорь Комаров «КЭС-БАСКЕТ» МБЛ Чемпионатының унбишенче Суперфиналы кысаларында чараларда катнашачак

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

2022 елның 8-9 апрелендә Түбән Новгородта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының унбишенче юбилей суперфиналы кысаларында чаралар уздырачак. Чараларда шулай ук Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Олимпия уеннарының бронза призеры, Россия баскетбол федерациясе президенты Андрей Кириленко, «КЭС-БАСКЕТ» МБЛ президенты Алексей Фролов һәм башкалар катнашыр дип көтелә.

8 апрельдә Түбән Новгород ярминкәсендә Игорь Комаров 3x3 баскетбол буенча беренче округ турнирына барачак, ул вәкаләтле вәкил инициативасы буенча үткәрелә. Турнирда Идел буе федераль округының 14 регионыннан командалар катнашачак.

Татарстан Республикасыннан 3х3 баскетбол буенча турнирда 9-11 сыйныф укучылары катнаша: Татарстан Республикасының Зәй һәм Баулы муниципаль районнары егетләре; Татарстан Республикасының Мамадыш һәм Түбән Кама муниципаль районнары кызлары. «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының региональ этабында җиңүчеләр һәм катнашучылар арасыннан спортчылар,

9 апрельдә «Нагорный» спорт сараенда тулы вәкаләтле вәкил «КЭС-БАСКЕТ» МБЛ чемпионаты суперфиналының финал матчларына барачак. Бу сезонда чемпионатта Россия Федерациясенең 68 регионыннан 12 000 тирәсе мәктәп укучылары командасы катнашты.

Суперфиналда 1 урын өчен Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы һәм Санкт-Петербургтан егетләр командалары көч сынашачак.

Турнирдан туры трансляцияне 8 апрельдә вконтакте социаль челтәрендә түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин булачак: https://vk.com/video-172858505_456239649

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International