Казан сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашучыларны кабул итәчәк

2022 елның 8 апреле, җомга

Сәнгать буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы Казанда 17-23 апрельдә “Байтик” савыктыру-белем бирү комплексында узачак. Олимпиаданы оештыручы - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге.

Казан Россиянең төрле почмакларыннан 250 катнашучыны кабул итәчәк: Мәскәү, Санкт-Петербург, Севастополь, Иркутск, Хабаровск; Мәскәү, Ленинград, Амур, Архангельск, Белгород, Воронеж, Калуга, Калининград, Киров, Ростов, Рязань, Ульяновск, Свердловск, Тверь, Саратов, Новгород, Самара, Липецк, Ярослав, Вологда, Омск, Төмән, Воронеж, Владимир, Мурманск, Кемерово, Новосибирск өлкәләре; Татарстан Республикасы, Дагыстан, Коми, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Карачай-Чиркәсия, Кабарда-Балкар Республикасы; Краснодар крае, Пермь крае, Красноярск крае, Приморье крае, Ханты-Манси автономияле округы һәм башкалар. Делегацияләрдән заявкаларны кабул итү дәвам итә.

Олимпиада сәнгать буенча олимпиаданың йомгаклау этабын (МХК) үткәрү программасы нигезендә ике турда узачак: беренче тур - теоретик, икенчесе - иҗади. Катнашучылар предметның төрле тематикалары буенча язма биремнәр башкарачак.

Татарстан командасын 26 катнашучы тәкъдим итәчәк. Ачылыш 17 апрельдә 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында узачак. Ябылу 23 апрельдә 14.30-16.30 сәгатьләрдә «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International