«Сферум» укучыларны социаль әһәмиятле проектларны алга этәрүдә ярышырга чакыра

2022 елның 8 апреле, җомга

VK һәм «Ростелеком» компанияләре тарафыннан оештырылган «Сферум» мәгълүмати-коммуникацион белем бирү платформасы мәктәп командалары арасында медиапроектлар ачык чемпионаты башлануы турында игълан итә.

Катнашучылар проблемаларны тасвирлау һәм аны хәл итү ысуллары белән актуаль темаларга иҗади концепцияләр тәкъдим итәргә тиеш. Проект мәктәпне алга җибәрү планы булырга мөмкин, мәгълүмати канал, яңалыклар сайты, подкаст яки «Сферум»дагы бергәлек, мәктәп һәм аның җәмгыяте өчен мөһим темага багышланган - проблеманы иң яхшы рәвештә ача торган теләсә нинди мөмкин булган формат. Конкурста башлангыч, урта һәм өлкән сыйныф укучылары катнаша ала.

Проектлар 2022 елның 22 апреленә кадәр кабул ителә. 25-29 апрель көннәрендә «Сферум» вәкилләре, SchoolMovie онлайн-академиясе һәм Geek School онлайн-мәктәбе экспертлары керәчәк жюри эшләргә бәя бирәчәк. Финалистлар үз медиакейсларын 13 майда яклаячак. Заявканы рәсмиләштерү өчен команда теркәлү анкетасын тутырырга тиеш. Катнашу шартлары «Сферум» сайтында — https://prof-sferum.ru/mediacases

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International