Татарстанда BabySkills чемпионатында җиңүчеләр билгеләнде

2022 елның 8 апреле, җомга

6-7 апрель көннәрендә BabySkills төбәкара чемпионаты булып узды. Ярышлар дистанцион-көндезге форматта үтте. 

Ярышлар мәйданчыклары Казан, Арча, Түбән Кама, Яр Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә, Буа, Кукмара, Саба, Тукай һәм Балтач районнарының балалар бакчаларында, мәктәпләрендә, көллиятләрендә урнаштырылды.

Быел чемпионатның челтәр этапларында 5-11 яшьлек 3 меңнән артык яшь оста катнашты. 20дән артык компетенциядә үз осталыкларын күрсәтү өчен, республика этабына шуларның иң яхшылары чыкты. Алар арасында - мәктәпкәчә тәрбия, кече сыйныфларда белем бирү, 3D-дизайн, юл хәрәкәте иминлеге, физик культура, инженер-төзелеш эше, программалаштыру, маляр һәм декоратив эшләр һ.б.

Региональ этапта җиңүчеләр Татарстанны 15-17 апрельдә онлайн-форматта узачак BabySkills төбәкара чемпионаты финалында тәкъдим итү хокукына ия булачак. Анда илнең 30 регионыннан 300 дән артык яшь россияле катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International